Нәфисә Сабирҗанова (шагыйрә, журналист, әни):
Хатын-кызга күп рольләрдә, төрле образларда булырга туры килә. Мин дә төрле статусларда булдым. ӘЙТИК, «ОТЛИЧНИК СИНДРОМЫ» БУЛГАН БӘЛӘКӘЙ УКУЧЫ БАЛА, БАР НӘРСӘГӘ «АЛСУ КҮЗЛЕК»ТӘН КАРАУЧЫ ҮСМЕР КЫЗ, ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫ ЯККА ҮЗГӘРТӘ АЛУЫНА ЫШАНГАН ЖУРНАЛИСТ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕН ШИГЪРИ ЮЛЛАРГА САЛГАН ЯЗУЧЫ, ЯШӘРГӘ ӨМЕТЕН ӨЗМӘГӘН ПАЦИЕНТ, ЯРАТКАН, ЫШАНГАН, КИЧЕРГӘН ИР ХАТЫНЫ, ҖАНЫН ЯРЫП БИРЕРГӘ ӘЗЕР БУЛГАН АНА... Һәм инде иң кәттә әби! Соңгы статусы миңа иң якыны!
АДӘМ БАЛАСЫНА ҮЗЕНӘ-ҮЗЕ БЕЛӘН РӘХӘТ БУЛЫРГА ТИЕШ. ҺӘРВАКЫТ! Кеше үзе генә калган минутларда канәгатьлек кичерсә яхшы. Адәм баласы ешрак, күбрәк яхшы кәефтә булырга өйрәнергә тиеш! Әйе, нәкъ тә өйрәнергә! МОҢА ӨЙРӘНЕП БУЛА. Миңа элек кәефемне кемдер күтәрергә, кемдер килеп, мәшәкатьләремне хәл итәргә тиеш сыман тоела иде. Юк! Берәү дә тиеш түгел! ТЫРЫШСАҢ, ҮЗЕҢ ДӘ БАШКАРЫП ЧЫГАСЫҢ ИКӘН! Үзеңдә яхшы кәеф булдыру – әйбәт сыйфат. Адәм баласының барлык проблемалары – үзенең баш миендә.
Хатын-кыз теге яисә бу сыйфатларны югалта бара дигән сүз белән килешмәс идем мин. КИРЕСЕНЧӘ, АЛАР ЮГАЛТМЫЙ, АРТТЫРА, ӨСТИ ГЕНӘ! Бу – бик матур күренеш. Чөнки замана хатын-кызы үз-үзенә ышанган, үз-үзен карап тора, төп хезмәтеннән башка шөгыле бар. Ир-атлар ниндидер, белмим. Әмма мин менә шушы санап киткән сыйфатларга ия хатын-кызлар янында булырга яратам. АЛАРДАН ШУЛКАДӘР ҖЫЛЫЛЫК БӨРКЕЛЕП ТОРА! Андый кешеләрдән ләззәт алам.
Киңәш, димәктән... Хатын-кыз үзен камилләштерү юнәлешендә эшләргә, белемен арттырырга, кызыклы шөгыль табудан тыш ҮЗ СӘЛАМӘТЛЕГЕН ХӨРМӘТ ИТСЕН ИДЕ. САКЛАГЫЗ АНЫ! КАЙГЫРТЫГЫЗ! Хатын-кызлар өчен бу бик мөһим. Гаиләсенең саулыгы да – хатын-кыз өстендә. Хатын-кыздан бик күп нәрсә тора! Шуңа ул сәламәт булырга тиеш.
МИН БӘХЕТЛЕ ХАТЫН-КЫЗ! Менә бит әле үз аякларым белән, көзге паркта сары яфракларны аралый-аралый, шушы яфракларны үз кулларым белән җыеп, үз күзләрем белән матур дөньяга карап торышым. Үз акылымда синең белән сөйләшеп утырам. Бәхет түгелме бу?! ИРЕМ ЯНЫМДА, УЛЫМ, КИЛЕНЕМ, ОНЫГЫМ ИСӘН-САУ. ИЛДӘ ДӘ, КҮҢЕЛДӘ ДӘ ТЫНЫЧЛЫК УРНАШСА, БӘХЕТЕМ ИШӘЕР ИДЕ...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез