Бу турыда «Интертат» басмасында Рузилә Мөхәммәтова хәбәр итә.
«Луиза Салиаскарова дигән мәшһүр актриса булган. Ул ирен - бөек татар шагыйре Хәсән Туфанны озак еллар сөргеннән көткән, әмма ярты ел гына көтеп җиткерә алмаган – вафат булган. Мин Луиза Салиаскаровага спектакль багышларга - «Лу» спектакле белән актрисаны зурларга телим», – диде Айдар Җаббаров VK Fest лекториенда.
Ә спектакльдә Нәфисә Хәйруллина уйнаячагы турында Тинчурин театрының матбугат үзәге хәбәр итте. «Айдар Җаббаров белән спектакль куябыз – Хәсән Туфанның хатыны Луизаны уйнаячакмын. Мин бик борчылам, чөнки 9 ел декретта булдым, хәзер бөтен ышаныч Айдарда», – дигән ул театрның матбугат үзәге чыгарган видеохәбәрдә.
- Нәфисә Хәйруллина – танылган татар актрисасы Фирдәвес Хәйруллинаның кызы. Камал театрында актриса булып эшләде, иң танылган роле – «Курчак туе».
- 2025 елда телеэкраннарга чыккан «Кеше китә – җыры кала» телесериалында төште – Татарстан тамашачысына шуның белән үзен искә төшерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез