Газетага язылу

Нәкыя Гыйләҗева: «Аязымның әманәтен ишеткәннәр»

Без Искәндәр улым белән, гадәтебезгә кертеп җибәрелгән йола кебек кабул итеп, һәр елның август аенда Зәй–Сарман якларына кайтып, каберлекләрне зиярәт кылабыз. Быел да шулай эшләдек.

Нәкыя Гыйләҗева: «Аязымның әманәтен ишеткәннәр»
Фото: шәхси архивтан

Иң беренче тукталышыбыз Бигеш зираты булды. Анда безнең кадерлеләребез – Аязымның әти-әнисе – минем каенатам-каенанам Мирсәет белән Мөгаттәрә, Аязымның энесе Алмаз, килендәшем Энҗе һәм башка туган-тумачаларыбыз җирләнгән. Урыннары җәннәттә булсын! Былтыргы кайтуыбызда зиратта тәртипләү эшләре кайный иде, быел да дәвам итә. Аллаһым алга таба да ярдәменнән ташламасын шундый изге гамәлләр кылучыларны! Без аннан, догаларыбызны кылып, Сарман якларына юнәлдек. Уңдырышлы туфраклы Зәй кырларының мул уңыш вәгъдә итүенә чын күңелдән сөендек! Бирсен Ходай!

Сарман–Зәй – безнең өчен игезәк төбәкләр. Хезмәт сөючән, эшлекле халкы белән гомер-гомергә макталып кына телгә алынып килгән Татарстан җиренең горурлыгы ич алар! Шуның белән бергә укымышлы халкы туган илебезгә никадәр милли горурлыгыбыз булырлык шәхесләр тәрбияләп үстергәннәр. Минем туган төбәгем – Гөлбакчам – Зәем–Сарманым үрнәкнең үрнәге булырлык ич, дип язарга тотындым. Нәрсә майтарырмын, ләкин гел мактауларга гына лаек төбәк ул.

Иң беренче сөендергән-сокландырган-горурландырган, без өч ел дәвамында кереп, күзәтеп йөреп кызыксынган төзелеш – Югары Баграж авылы чиркәве! Аязымның балачагы шул чиркәү нигезендәге чиркәүдә уйнап узган. Ул гомере буена миңа сөйләгәндә дә, язмаларында да керәшен малайлары белән тату-ару гомер кичерүләрен сагынуын искә төшереп яшәде. Аның бер хисләнү сүзе гел колагымда. «Чиркәү кыегында бер калайга төзелү еллары язылган иде, аны саклый белсәләр ярар иде», – дия торган иде. Аязымның әманәтен ишеткәндәй, җирлек хуҗасы Павел Минеев шул даталар язылган калайны, нәкъ Аяз теләгәнчә кебек тоелды миңа, бинаның иң югары өлешенә кадаклаткан. Шул калайга күзем төшкәч, гәүдәмнән сөенечле ток җиргә төшеп киткән кебек тоелды миңа. Рәхмәт төшкере Павел Николаевич!

Бу урында ук шуны да искәртеп үтәсем килә: Аяз дин учакларына бервакытта да битараф булмады. Керәшеннәрнең чиркәве, мөселманнарның мәчетләре милләтләрнең рух чыганагы икәнлегенә табынды. 1990 нчы елларда Кол Шәриф мәчетенә мая туплау хәрәкәте башлануга ук ул өч улына да аерым-аерым акча кертергә боерды, үзе дә ул саваплы гамәлдән читтә калмады. Сарман–Зәйнең Иске Әлмәт, Бигеш мәчетләренә ярыйсы гына суммада акча салды.

Югары Баграж авылындагы чиркәү белән хозурланып, аның мөлаем халкы белән аралашып, Урта Баграж авылына юл тоттык. Анда да Павел Николаевич гаҗәп тә сөендергеч гамәлләр башкарган, чишмә тирәләрен төзекләндергән. Искитмәле матурлыкка сокландык! Авыл китапханәсе кызлары табын әзерләп, җылы очрашу оештырдылар. Ул очрашуга, ишек артында гына торган кебек, бик тиз генә Зәй Үзәк китапханәсе җитәкчесе Сәрия Батыршина килеп җитте. Бер йодрык булып оештык та, аерылышасыбыз да килмичә, туганнарча аралаштык.

Сарман ягы – Аяз өчен дә, минем өчен дә туган як. Анда инде каберлекләр тагын да мулдан. Әби-бабаларыбыз җирләнгән Сарман, Югары Әхмәт, Иске Әлмәт каберлекләренә йөреп, догаларыбызны кылдык, кабуллардан булсын! Амин!

Сарман якларында озаграк тукталырга туры килде. Без үскәндә Сарман ягында үсеп утыра торган агач күрсәк, сәлам бирә торган идек. Сарман халкы Әнвәр Залаков заманыннан бирле тау битләренә агач утырту гадәтен йолага әверелдергән икән. Сарман кыр ягы исәпләнә иде, хәзер чын-чын урманлы якка әверелгән. Андагы матурлыкка, чисталыкка, пөхтәлеккә хәйран калырлык!

Безне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм урынбасары Индира Сәхипова зурлап каршыладылар. Районда узган тантанага исә, Сабан туе мәйданын тутырып, халык җыелган иде. Һәр җирлек үзенең эшлекле шәхесләре белән мактана белсә генә, күтәрелешләргә ирешә ала, дип ышанам мин. Халык үзенең эшлекле улларын күтәрә белүе белән дә мактауга лаек!

НӘКЫЯ ГЫЙЛӘҖЕВА

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре