Озын муенлы “кунакларны” аэропортта Казан мэры Илсур Метшин каршы алган.
Шулай итеп, өч – ата һәм биш – ана жираф Казан зоопаркын тулыландырачак.
Хәзергә алар махсус бүлмәдә белгечләр күзәтүендә тотыла. Озын муеннар очышны җиңел кичергән.
Соңгы 19 ел эчендә жирафларны һава юлы белән Россиягә китерүнең тәүге очрагы икән бу. Кыргый хайваннарны моңа кадәр 2007 елда шундый ысул белән алып килгәннәр. Жирафларга башта зоопарктагы яңа шартларга ияләшергә туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез