Намус кушканга! «Безнең заман Геройлары. Җиңү варислары» республика премиясе бүгенге көн каһарманнарын эзләвен дәвам иттерә. Гаризаларны 25 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләрне исә ноябрьдә беләчәкбез. Оештыручылар фикеренчә, геройлар үз батырлыклары турында сөйләргә яратмаса да, аларны башкаларга күрсәтергә кирәк.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белдергәнчә, бу проект бүген аеруча мөһим.
– Соңгы вакытта ватанпәрвәрлек турында күбрәк уйлана башладык. Кызганыч, бу сүзне моңа кадәр сирәк әйттек. Мәктәпләрдә дә беренче чиратта белемгә игътибар бирелеп, тәрбия икенче урында калды. Без хәзер тәрбиянең беренче урында икәнлеген аңлыйбыз. Казандагы Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәбендә булырга туры килде. Анда 5 нче сыйныфтан кабул итәләр. Укучылардан «Берәрегез хәрби уку йортына керергә, Ватанны сакларга әзерме?» – дип сорадым. Барысы да кул күтәрде. Күзләремә яшьләр килде. Батыр булып тумыйлар, ә батырга әйләнәләр. Безнең проект – тормышта герой булучылар турында, – диде Татьяна Ларионова.
Бәйге дүрт номинация буенча уздырылачак. «Яшь герой» юнәлеше 17 яшькә кадәрге батырларны барласа, «Безнең заман герое» дигәнендә исә яшь чикләве юк. Быел яңа юнәлешләр дә кертелгән. Әйтик, махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерлар өчен «Татарстан үзиреклесе» номинациясен өстәгәннәр. Иң күп гаризалар да шуңа туры килә. Аларның саны 200 дән арткан. «Гуманитар ярдәм» бәйгесе исә мәктәп, техникум, вуз һәм оешмаларга кагыла.
– Батырлык төшенчәсе киң. Без янгыннан коткарган, судан тартып чыгарган кешеләрне яки махсус хәрби операциядә катнашучыларны гына түгел, үзенчәлекле операция ясаучы табибларны да, 40–50 ел эшләүче тәҗрибәле укытучыларны да, бердәм дәүләт имтиханнарында 200–300 балл туплаган укучыларны да, халыкара ярышларда җиңүчеләрне дә бүләклибез, – ди «Яшь Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.
2017 елдан премия кысасында кечкенә геройларга багышланган форум да үтә. Анда батырлык кылган, спортта, укуда уңышка ирешкән, төрле олимпиада, бәйгеләрдә җиңгән яшьләрне бүләклиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез