Нәниләр генә булсак та, безгә 50 “яшь” инде: “Рябинушка” ярты гасырлык юбилеен үткәрде

Нәниләр генә булсак та, 50 “яшь” инде безгә! Казанның Совет районында урнашкан 352 нче балалар бакчасы – “Рябинушка” 25 февральдә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бакчаны оештыруга өлеш кертүчеләр, кайчандыр биредә эшләп киткән ветераннар, район хакимияте вәкилләре – бәйрәм көнендә барысы да бергә җыелды. Район хакимияте мәктәпкәчә оешманы үстерүгә зур өлеш керткән өчен балалар бакчачы коллективына, мөдире Елена Владимировна Янковскаяга зур рәхмәт сүзләре ирештерде.

Балалар көче белән әзерләнгән концерт, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп вакыйгасына әверелде. Сабыйлар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Аларның самими чыгышлары кунакларның көчле алкышларына күмелде.

Балалар бакчачы тарихына багышланган видео исә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсенә әйләнде. Кунакларга, тарихка күз салып, буыннар элемтәсен тоемлау мөмкинлеге бирде ул.

Балалар бакчасының яшь “журналистлары” иҗат иткән яңалыклар видеосы да беркемне дә битараф калдырмады .”Ни өчен бакча балаларның барысын да күрүенә шат соң?” Сабыйлар, шушы сорауга җавап эшләп, яшьтәшләренә, кече төркемгә һәм ясле төркеменә йөрүчеләргә, тәрбиячеләргә сорау бирде. Аларның тырышлыгы, әлбәттә инде, тамашачыларның йөзендә зур канәгатьләнү, елмаю уятты.

Чара бәйрәм чәе белән төгәлләнде. Кунаклар анда рәхәтләнеп үзара аралашты, оешмада эшләгән елларын искә төшереп, хәтер-хатирәләре белән уртаклашты һәм алга таба да балалар бакчасының үсәчәгенә, яңа уңышлар белән куандырачагына өмет-ышанычларын белдерде.

Кыскасы, балалар бакчасының 50 еллыгы коллективның бердәмлек һәм тупланганлык үрнәгенә, шулай ук педагогик хезмәт ветераннарының хезмәтләрен тануга әйләнде. Балалар бакчасы алга таба да үсүен һәм балаларга шатлык өләшүен дәвам итсен!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре