Газетага язылу

Нарендра Моди Казанда Һиндстанның генераль консуллыгын ачу мөмкинлеге турында белдергән

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Казан Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында, Казанга килүенә шат булуын белдереп, Татарстан башкаласында үз иленең генераль консуллыгын ачу мөмкинлеге турында әйткән.

“БРИКС саммитында катнашу өчен шундый гүзәл шәһәргә – Казанга килүемә шатмын. Һиндстан бу шәһәр белән бик тирән, тарихи ия. Әлеге шәһәрдә Һиндстанның генераль консуллыгы ачылгач, мөнәсәбәтләребез тагын да ныгыячак”, – дигән Моди.

Соңгы өч ай эчендә Һиндстан Премьер-министрының Россиягә икенче тапкыр сәфәр кылуы инде. Моди әйтүенчә, бу хәл ике илнең дуслыгы турында сөйли. Һиндстан башлыгы шулай ук Владимир Путинга кунакчыллык һәм дуслык өчен рәхмәт белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре