Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында әйтте. “Наркотикларга бәйле вазгыять борчу уята. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, наркотикны беренче тапкыр кулланып карау яше 17 дән 13,8 яшькә кадәр төшкән. Шул ук вакытта, наркотикларга бәйле мәгълүмат белән тәүге тапкыр 8 яшьтән үк, бәлки, тагын да иртәрәк – уеннар, мемнар, төрле роликлар аша танышалар. Балаларның 70 процентан да күбрәге аның турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан ишетеп белә”, – диде ул.
Азат Кадыйров әйтүенчә, мәк кырлары күрсәтелгән, наркотик төялгән машинаны бер ноктадан икенчесенә алып барып җиткергән өчен ниндидер бүләк вәгъдә иткән уеннар балаларда наркотикларга бәйле культура тәрбияли. “Алар моны писхологик яктан уен буларак кына кабул итәргә өйрәнә”, – ди министр. Наркотикларга каршы көрәшнең алгы сызыгында әти-әниләр торырга тиеш, дип искәртте Азат Кадыйров.
“Бала кулына телефон тоттырып куйдың да, аның турында оныттың түгел. Ул уйнаган уеннарның эчтәлеген белү, бала белән сөйләшү, аның мавыгулары турында кызыксыну зарур”, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез