Газетага язылу

Нәрсә җитми сиңа?

Әле баллы, әле әче ризык ашыйсы килә. Бу исә витаминнар кытлыгыннан булырга мөмкин икән.

Нәрсә җитми сиңа?
ru.pinterest.com
  • Гел шоколад ашыйсы килсә, димәк, организмга магний җитми. Ул чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклыларда күп.
  • Майлы ризыкларга тартылу организмга кальций җитмәүдән булырга мөмкин. Ул брокколи, кузаклылар, сыр, көнҗеттә бар.
  • Бик еш сыр ашыйсы килсә, сезгә фосфор җитеп бетми. Ул брокколи, сөт, эремчектә күп.
  • Ысланган ризыклар ашыйсы килсә, организмга май кислотасы кирәк. Ул авокадо, кызыл балык, зәйтүндә бар.
  • Әче ризыкларга тартылсагыз, бу – организмга С витамины җитмәү билгесе. Ул лимон, мүк җиләге, киви, бакча җиләге, гөлҗимештә күп.
  • Баллы ризыклар ашыйсы килү – глюкоза җитмәү билгесе. Аңа хөрмә, бал, йөзем, кукуруз бай.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре