Төньяк Атлантика альянсы яңа генераль секретарен раслаган. Нидерландның Премьер-министры вазыйфасыннан китүче Марк Рютте НАТОга җитәкчелек итәчәк. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Моңа кадәр Рютте 3 айга ялга китәчәге, шуннан соң яңа вазыйфага эшкә керешәчәге турында сөйләгән.
2024 елдан бирле НАТО генераль секретаре вазыйфасында эшләүче Йенс Столтенберг 2022 елның 1 октябрендә үк вазыйфасыннан китәргә тиеш булган. Әмма оешмага керүче илләр лидерлары 2022 елның мартында аның вазыйфасын 2023 елның 30 сентябренә кадәр озайту турында карар кабул иткән. Шуннан соң НАТО җитәкчесенең вазыйфасы тагын 1 елга озайтылган. Столтенбергның вәкаләтләре быел 1 октябрьдә чыга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез