БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бакча уңышының барысы да безнеке түгел. Булганына шөкер кылып, уңышның бер өлешен мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп, гошер сәдакасы бирү тиешле.
Республиканың электрон мактау тактасына кергән кешеләргә таныклык тапшыру дәвам итә. Казанның “Крылья Советов” паркында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үз һөнәрләрендә иң алдынгыларны котлады.
Каменск-Уральскида СВО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган армия авиациясенең 17 нче гвардия бригадасы сугышчыларына һәйкәл ачтылар.
Бүген Татарстанда Яңа Чишмә, Тукай һәм Аксубай районнарында берьюлы республика программасы һәм бердәм проект буенча төзелгән өч ябык боз сарае ачылды.
Эчкән даруыңның файдасы булсын дисәң, аны дөрес итеп кулланырга кирәк, ди белгечләр. 80 процент очракта даруның шифасы тию-тимәү нәкъ менә аны тиешенчә эчүгә бәйле. Даруны каптың да эше бетте дигән сүз түгел, ул да билгеле бер кагыйдәләрне истә тотуны таләп итә.
«ВТ» журналисты халыктан пай җире өчен түләү алу-алмаулары турында сорашты.
Тукай районының Яңа Бистә авылында гомер кичерүче Гөлчәчәк Ибраһимованың язмышы – авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, барлык сынауларны да горур җиңеп чыккан татар хатынының көчле рух үрнәге.
Татарстан башкаласында биш көн дәвамында барган “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Быел конкурска 67 илдән бер меңнән артык гариза килгән. Алар арасыннан 55 фильны конкурска сайлап алганнар.
Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс, ди халык. Банктан алган бурыч йөге тартып бара алмаслыкка әйләнсә, нишләргә? Банкротка чыгуга алмаш бармы? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта Татарстан юстиция министры урынбасары Максим БОРОВКОВ белән сөйләштек.
Аны җырчылар үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итә. Гадилеге, эчкерсезлеге һәм халыкчан булганы өчен ярата алар Тәслимә апаларын. Ул язган шигырләр, көйләр йөрәккә үтеп керә, күңелдән чыгара алмаган хисләрнең йөгәнен бушата.
Фикер өстәү
Фикерегез