Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Каюм Насыйри, Габделхак Садыйков һәм башкалар җирләнгән.
Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләре, күренекле мәгърифәтчеләр, остазлар рухына җәмәгать белән дога кылынды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез