Газетага язылу

Нефть долларлары коткарырмы?

Көнбатыш матбугаты бер-берсен уздырып, Трампның Нетаньяху әмере белән башлаган сугышында әлегә төп җиңүче булып Россия тора дип яза.

Чынлап та, йөз доллардан ашып, ике йөз долларга таба юнәлгән баррель бюджетка мул акча яудырачак. Җитмәсә, Россия нефтенә дисконт бетте, ул премия белән, ягъни Брент сортлы нефтькә караганда кыйммәткәрәк сатыла башлады. Димәк, бюджет кризисы кичектерелә. Югары бәяләр дәвамлы торса инде. Аннан соң тагын бер нәрсә бар: йөз долларлык баррель – кәгазь нефть бәясе ул, ягъни фьючерслар – киләчәктә сатылачак нефть контрактларыныкы. Реаль нефть үткән атнада ук 140 доллардан сатыла.

 

Россия өчен Фарсы култыгы сугышы тагын бер бонус өсти: ашламага һәм азык-төлеккә бәя күтәрелә. «Российская газета» бу уңайдан: «В этой ситуации у России есть шанс не только заработать на высоких ценах на удобрения и продовольствие, но и закрепиться на новых рынках, откуда уходят ближневосточные поставщики», – дип яза.

 

Фанфаралар кагарга була, әмма ашыгырга кирәкми. 2008 елгы кризис ничек башланган иде? Кара алтын бәясе 147 долларга кадәр үсте. Әмма ул, бердән, Россиягә бернинди файда да бирмәде, икенчедән, дөнья кризисы башланды да кара алтын бәясе түбәнгә сикерде, кризис исә Россияне дә үз артыннан ияртте. Вазгыять хәзер күпкә катлаулырак. Базардан кара алтынның 20 процент тирәсе алынды яисә алыну алдында тора. Шуңа карамастан нефть бәясе бик акрын күтәрелә. Бу инде дөнья икътисадының рецессиядә булуын дәлилли. Бөлгән Бразилия, Һиндстан, Көньяк Көнчыгыш Азия фермерлары кыйммәт бәядән безнең ашламаны сатып алыр дигән өмет тә зур түгел. Азык-төлек кытлыгы глобаль фетнә китереп чыгарыр. Аеруча Якын Көнчыгыш илләре дары өстендә утырган хәлгә килерләр.

 

Өскә ишелеп төшкән нефть акчасы халык куллануы товарларының киң импортына юл ачар. Бу үзебезнең җитештерүчеләрне сугым малына әйләндерер. Нефть бәясе күтәрелгән саен, сумның йомшаруы бара. Кызык бит, киресенчә булырга тиеш. Күрәсең, Мәскәү безне арзанлы импорттан шулай саклый. Теләсәң читтән мал китертә аласың, әмма кыйммәткәрәк. Безнең кесәләрне бер дә сөендерми бу вазгыять. Үзәк матбугат Россиядә җитештерү инфляциягә караганда тизрәк кими дип яза әнә.

                                     

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре