Газетага язылу

Нефть дулкынында йөзеп булырмы?

Якын Көнчыгышта башланып киткән масштаблы сугыш беренче карашка Россия икътисадына зур бонуслар вәгъдә итә кебек. Дүшәмбе иртәсендә үк алтын бәясе рекордлы күтәрелде. Россия резервларының зур өлеше алтыннан тора. Бу бармак селкетмәгән килеш тә резервларның доллардагы күләмен яңа биеклеккә күтәрә. Яңа атнаның беренче таңы нефть бәясен дә 82 долларга җиткерде. Йөз долларлык, хәтта ике йөз долларлык баррель турында да сүзләр йөри. Тагын бер нәрсә бар: Якын Көнчыгыш бәрелеше дәвам итсә, Украина һава һөҗүменә каршы ракеталардан мәхрүм булачак, чөнки Америка белән Израильнең үзләренә дә ракеталар җитмәячәк.

 

Ләкин «алсу күзлек»ләр кияргә ашыкмыйк. Көнбатышлылар Россия нефтен ташый торган танкерларга һөҗүмнәрен дәвам итә. Дүшәмбе иртәсендә генә Франция һәм Бельгия Хәрби диңгез көчләре безнең нефтьне төягән тагын бер танкерны кулга төшерде дигән хәбәр килде. Кара алтынның бик аз өлеше генә торбалар аша озатыла. Кыйммәт җир маен сатасы бар әле. Аннан соң Тәһранда Һөрмүз бугазын ябу турындагы ниятләреннән кире кайттылар. ОПЕК+ исә кара алтын чыгаруны арттыру турында карар кабул итте. Димәк, кара алтын рекорды кыска вакытлы булырга ихтимал. Аннан соң нефть бәясе күтәрелү аның төшүенә китерә ала. Кытай һәм Көнбатыш икътисады болай да авыр хәлдә, җир мае кыйммәтләнү аларны егарга мөмкин. Глобаль кризис һич кенә дә Россия файдасына түгел.

 

Безнең икътисадның агымдагы хәле болайрак. Федераль матбугат сәнәгатьнең авыр хәле турында язмалар санын ишәйтә. «…Теперь планов сокращения производства зарегистрировано больше, чем его увеличения», – дип яза. Безнең сәнәгатьне нефть долларына коендырып кына терелтеп булмый. Тернәкләнү өчен базарлар кирәк.

 

Аннан бизнесны төп ставканың югары торуы бугазлый. Процент күләмен төшерү дә хәтәр. «РИА Новости» порталы, депозит процентлары кимесә, акча ияләренең өчтән бере сумнарны банктан алырга әзер торуы турында яза. Банклар андый күләмдә акча бирә алмаячак. Нинди паника оешасын күз алдына китерәсездер. Ул чакта инде йөз процент кертем иясе банкка чабачак. «Телеграм»ның беренче апрельдән бикләнәсе мәгълүм. Югарыда начар сценарийга әзерләнәләр.

                        

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре