Глобаль икътисад үзенең зур кризисына кызу адымнар белән бара. АКШта урнашкан Redfin зур онлайн риелтор платформасы һәм риелторлык компаниясе илдәге торак базары 1995 елдан соң иң начар хәлдә булуын хәбәр итә. Америкалылар ипотека түли алмый дефолт игълан итәләр һәм тораклары тартып алына. Финанс кризислары гадәттә ипотека базары җимерелүдән башланалар да инде.
Шундый катлаулы шартларда дөньякүләм сәясәттә киеренке шахмат партияләре уйнала. Якын Көнчыгыш конфликтының зур кайтавазы үткән атнада БМО Генераль ассамблеясы трибуналарында яңгыраш бирде. Израиль Премьеры Нетаньяхуның чыгышы алдыннан утырышлар залын күпчелек делегацияләр ташлап чыгып китте. Калган аз санлы делегацияләр арасында кычкырып, сызгырып утыручылар шактый иде. Ораторны «итче», «кеше ашаучы» эпитетлары белән бүләкләүчеләр күренгәләде. Израиль журналисты Бен Каспит чыгышка сарказм белән: «Тарихи урындыклар алдында тарихи нотык», – дигән комментарий язды.
Израиль ерткычы Нью-Йоркка килер алдыннан гына Трамп кытайлар белән «TikTok»ны сатып алу турында килешү төзергә сөйләшкән иде. Нетаньяху күңеленә ул килешү бик хуш килде. «Социаль челтәрләр – АКШтагы базабызны тәэмин итү өчен иң мөһим корал. Хәзер бара торган иң әһәмиятле килешү – TikTok. Беренче номер. Һәм мин, ул гамәлгә ашачак, дип өметләнәм, чөнки бу хәлиткеч әһәмияткә ия булырга мөмкин», – дип бәя бирде. Социаль челтәрләр сиончыларның авырткан җиренә әйләнде, чөнки аларда хакыйкать тавышы да яңгырый. Мәгълүмат кырын үз кулларында тотарга гадәтләнгән гыйбри мафиясе өчен ул үтергеч тавышка әйләнеп бара.
Израильгә нәфрәт, сиончыларны күрәлмау температурасы исә бөтен планета буйлап күтәрелә. Италиягә килгән Израиль туристы: «Италиядә, үзәкләрдән ерак, тын гына утырган авылларда мине беренче көннән үк бер үк нәрсә куып җитә һәм һәр җирдә озата барды: Палестина байрагы», – дип яза һәм: «Без дөньяны гаҗәеп тизлек белән югалтабыз, һәм моңа чик куярга бердәнбер юл – сугышны туктату һәм бу акылсызларның хакимиятен алыштыру», – дигән фикер әйтә.
Колумбия Президенты Густаво Петро БМО трибунасыннан: «Мин Колумбиягә кайтып, Палестинаны азат итү өчен сугышырга теләгән ир-ат һәм хатын-кыз колумбиялеләрнең ихтыяри исемлеген ачу өчен юлга чыгам.
Әгәр кирәк булса, Колумбия Республикасы Президенты буларак, бу көрәштә катнашудан курыкмыйм; мин инде башка көрәшләрдә булган идем, тагын барырмын», – дигән ялкынлы чакыру ташлады. Үзенең фикерен ул Нью-Йорк урамнарына чыгып кычкырды. Трамп администрациясе, моңа җавап итеп, аның визасын бетерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез