Ни өчен эш көне озынлыгы кимүен аңлатканнар

Россиядә эш көненең уртача озынлыгы соңгы өч елда 4 минутка кимегән. Аерма беренче карашка аз булып тоелса да, хезмәт базарындагы зур үзгәрешләрне чагылдыра. Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин “RT” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, моның төп сәбәбе мәшгульлекнең гадәти булмаган формаларын гамәлгә кертүдән гыйбарәт. Эш бирүчеләр өйдән торып эшләү, штаттан тыш эшләү кебек формаларны ешрак куллана башлаган. Бу исә хезмәтнең асылын үзгәртүгә китерә.

Депутат билгеләп үткәнчә, эш көне озынлыгы кимү норма кимүгә бәйле түгел. Торган саен күбрәк кешеләрнең эш сәгатен тутырудан гайре бурычларын үтәүне күздә тотып эшләүләренә бәйле бу. Әлеге хәл исә, аның фикеренчә, икътисадның цифрлаштырылуына бәйле.

Белгеч сүзләренә караганда, элегрәк кайбер өлкәләрдә хезмәткәрләрнең җитмәве кемнәрнеңдер артыгын эшләвенә китерсә, хәзер штаттан тыш белгечләр җәлеп итү, эш графигын уңайлырак итеп төзү нәтиҗәсендә бу хәлләр шактый ук уңай якка үзгәргән.

Моннан тыш компанияләр конкрет эш урынына һәм конкрет вакытка бәйле булмаган эш тәкъдим итеп, хезмәткә түләү фондын оптимальләштерүне дәвам итә. Бу исә хезмәт чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә.

Әлеге үзгәрешләр бигрәк тә, такси, өйдән торып эшләү, “доставка” кебек секторларга хас. Бүгенге тенденция алга таба да дәвам итсә, 8 сәгатьлек эш көне акрынлап кына юкка чыгып, хезмәт законында шактый зур үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин, дип билгеләп үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре