Кыздыра икән, димәк, табигатьнең көйсезлеген көт тә тор. Бүген синоптиклар яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил вәгъдә итә. Мондый чакта ничек сакланырга? Бу хакта география фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафинадан сораштык.
– Бездә кызу, чөнки антициклон килде. Антициклон ул – югары басымлы һава массасы. Аның үз хәрәкәте бар. Сәгать уңаена әйләнә һәм үзендә булган болытларны җил белән куа. Шуңа күрә болытлар юк. Әмма җәйге эссе көннәрдә җылынган дымлы һава өскә күтәрелә. Җир кыза, ә һава җирдән җылына. Пар күтәрелеп, су тамчыларына әйләнә. Температура өстә минус булса, бозга әйләнә. Бозлар авыраеп, аска төшә башлый. Шулай итеп, бозлы, яшенле яңгырлар барлыкка килә. Салкын фронт килгәндә, температура аермасы зур. Шуңа күрә көчле җил, давыл барлыкка килә. Өермә, торнадо, давыллар да климат үзгәрешләренә бәйле рәвештә килеп чыга, – ди белгеч мондый физик күренешләрнең килеп чыгуы турында.
Айсылу Мостафина әйтүенчә, яшенне югары температура китереп чыгара дип уйлау дөрес түгел. Монда бер генә әйбер сәбәп була алмый. Җил, эсселек, төрле процессларны бергә карарга кирәк. Дөресрәге, микроклиматның тәэсир итүе сәбәпче. Әйтик, су өстеннән дымлы һава күтәрелү, кырларны сугару һәм башка күренешләр дә йогынты ясарга мөмкин. Яшен башланыр алдыннан җил тына, һава кызу һәм бөркү була яки бик көчле җил исә башларга мөмкин. Процессның барлыкка килү төренә бәйле. Республиканың бер районында яшен яшьнәргә, икенчесендә булмаска да мөмкин.
Белгеч Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәбәрләрен игътибарсыз калдырырга ярамый дип кисәтә. Саклану чараларын да искә төшерде. «Металл әйберләр яшенне үзенә тарта. Бу вакытта ачкыч, юеш йозакларны читкә алып куярга кирәк. Телефоннан сөйләшергә ярамый. Спорт, балалар мәйданчыкларында, агачлар янында яшеренмәгез. Бу очракта кибет, биналарга, авылда исә өйгә кереп, тәрәзәләрне ябарга кирәк», – дип киңәш итте.
Эсселек кайчан кимер? Гидрометеоүзәк фаразлавынча, 7 июльдә республика аша салкын атмосфера фронты үтә. «Үтсә дә, без барыбер антициклон йогынтысы астында калабыз әле. Циклон килмәкче була, әмма әле килеп җитә алмый», – ди Айсылу Мостафина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез