Майның беренче 10 көне Россиянең Европа өлешендә бөтен метеокүзәтүләр тарихында иң салкын көннәргә әйләнде. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни хезмәткәре Роман Вильфанд шулай дип белдергән. Бу хатка “ТАСС” яза.
“Капма-каршы ике үзәкнең: Мәскәүдән көнбатышка – антициклон һәм Мәскәүдән көнчыгышка – циклонның Төньяк Боз океаныннан суык һава агымнарын тартып китерүенә бәйле бу”, – дип аңлатып үткән ул.
Метеоролог шулай ук һава агымнарының хәтта Көнчыгыш Себер диңгезеннән үтеп керүен билгеләп үткән. Ә көнбатыштан антициклон Шпицбергеннан суык һава китереп тора.. Һава температурасының нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булуы шуңа бәйле, дип сөйләп үткән Вильфанд.
Аның әйтүенчә, Россиянең Европа өлеше бик суык һаваны үзенә “суырып” китергән “бүрәнкә”гә әйләнеп калган.
Вильфанд мәгълүматларына караганда, әлеге күренеш 2 майдан дәвам итә, һәм ул – бик сирәк очрый торган күренеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез