Социаль челтәрләрне ачып, безнең белән бер яшьтә булганнарның тормышын карый башласаң, исең китәрлек. Ни өчен кайбер кешеләр менә шулкадәр җиңел генә баеган кебек тоела, ә кемдер бик нык тырышып та акча җыя алмый соң ул?
Сиринә. Казан
Психолог Чулпан Закирҗанова җавап бирә:
– Күп очракта бу бары иллюзия генә. Без шундый заманда яшибез: кеше үз тормышын арттырыбрак, матур төсләр белән бизәп күрсәтергә тырыша. Шул ук социаль челтәрләрне генә алсак та, анда без кеше тормышының ул үзе күрсәтергә теләгән өлешен генә күрәбез. Һәм шуннан чыгып фикер йөртәбез. Без ул кешенең нинди юл узганын, ничә тапкыр абынганын, ул эшләгән акчаның кайдан һәм ничек табылганын күрмибез. Аннан соң, кемдер акча китерә торган эшен шул дәрәҗәдә ярата, читтән караганда, ул эш шулкадәр җиңел булып тоела.
Ә бик теләп, бик тырышып та акча җыя алмаган кешеләргә килгәндә, моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Акча белән мөнәсәбәтләр кору уй-фикерләр, уй-күрсәтмәләр, үз-үзеңне тоту рәвеше, хис-кичерешләргә нигезләнә. Кайбер кешеләргә финанс мәсьәләләрен җайга салу өчен уй-фикерләрен «көйләп» җибәрү, уй-күрсәтмәләрен үзгәртү дә җитә. Ә кемгәдер бу аз. Андый кешеләр белән артка чигенеп, тәүге тапкыр акча тотып караган мизгелләрен искә төшерергә, нәсел-нәсәбен, якын кешеләрен барларга кирәк. Телибезме-теләмибезме, безнең әби-бабайларыбызның язмышы һәм тирә-ягыбыздагы кешеләрнең йогынтысы шулай ук бик зур.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез