Газетага язылу

Нияз Хәлиуллин: «Ясалма фәһем дөресрәк карарлар кабул итәргә булыша»

Цифрлаштыру сәясәте авыл хуҗалыгы тармагына торган саен ныграк үтеп керә. Бүген ясалма фәһем сыер савучы, ветеринар кебек белгечләрнең эзенә басып килә.

Нияз Хәлиуллин: «Ясалма фәһем дөресрәк карарлар кабул итәргә булыша»
Фото: шәхси архивтан

Тармакка кагылышлы көн кадагындагы мәсьәләләр Татарстан башкаласында узак торган Kazan Digital Week халыкара форумында күтәрелә. Авыл хуҗалыгы тармагында цифрлаштыру ничек бара? Республиканың мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) генераль директоры Нияз Хәлиуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Нияз Андреевич, Татарстан – авыл хуҗалыгы комплексын цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча ил күләмендә алдынгы урында тора. Бүген ясалма фәһем кайсы юнәлешләрдә күбрәк кулланыла?

– Төп ике юнәлешне атар идем, болар – терлекчелек һәм үсемлекчелек. Шул ук вакытта, тармакка дәүләт идарәсе өлкәсендә дә технологияләр үсә. Терлекчелектә ясалма фәһем иң беренче чиратта хайваннарның сәламәтлеген һәм җитештерү регламентларының үтәлешен контрольдә тотарга ярдәм итә. Мәсәлән, компьютер системасы көн дәвамында сыер савучыларның эш-гамәлләрен анализлый һәм сөт сыйфатына бәйле булган тайпылышларны билгели, шулай ук сыерларда иртә чорда ук аксаклыкны ачыкларга ярдәм итә. Бу үз вакытында тиешле чаралар күрергә, җитештерү күрсәткечләрен саклап калырга һәм ветеринария чыгымнарын киметергә булыша. Үсемлекчелектә өстенлекле юнәлеш булып спутниктан төшерелгән фотоларны һәм пилотсыз очкычлар ярдәмендә алган мәгълүматны анализлау тора. Ул чәчүлекләрнең торышын бәяләргә, чүп үлән баскан урыннарны ачыкларга, авырулар һәм корткычлар куркынычын билгеләргә ярдәм итә. Аерым юнәлеш – агрометеомониторинг. Татарстанда хәзер 60 тан артык автоматлаштырылган метеостанциядән торган челтәр гамәлдә. Температура, дымлылык һәм явым-төшем турындагы оператив мәгълүмат аграрийларга кыр эшләренә керешү өчен кулай вакытны билгеләргә, һава торышына бәйле үзгәрешләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Без тармакны идарә итүдә интеллектуаль аналитиканы да үстерәбез. Авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасы җирләр, чәчү мәйданнары, терлек саны, хуҗалыкларның җитештерү һәм икътисади күрсәткечләре турындагы мәгълүматларны берләштерә.

Татарстан өченче ел рәттән ил төбәкләре арасында авыл хуҗалыгын цифрлаштыру буенча рейтингта беренче урында тора.

– Ясалма фәһем киләчәктә агроном, зоотехник кебек белгечләрне алмаштырмасмы?

– Юк, ясалма фәһемнең төп бурычы белгечләргә зур күләмдәге мәгълүматны тизрәк эшкәртергә, тайпылышларны күреп алырга һәм дөресрәк карар кабул итәргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Мәсәлән, шул ук компьютер системасы хайваннарның сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар турында мәгълүмат җиткерә, әмма тәгаен карарны белгеч кабул итә. Үсемлекчелектә дә цифрлы аналитика игътибар таләп ителгән участокларны билгели, ә чәчүлекләрнең торышын, туфрак үзенчәлекләрен, һава торышы шартларын һәм башка факторларны исә агроном бәяли. Автоматлаштыру, чыннан да, эш тәртибен үзгәртә: кайбер кабатлана торган эш-гамәлләрнең бер өлеше акрынлап цифрлы системаларга күчә. Шул ук вакытта мәгълүматларны анализлау, җиһазларны көйләү һәм цифрлы технологияләрдән файдалануга бәйле компетенцияләрнең әһәмияте арта. Кадрлар кытлыгы һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре актуаль булган авыл хуҗалыгы тармагы өчен бу хезмәт ресурсларын тагын да нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге булып тора. Төп бурыч – аерым операцияләрне генә автоматлаштырып калмыйча, заманча технологияләрне җитештерү процессларына кертү һәм белгечләрне алар белән эшләргә өйрәтү.

– Нияз Андреевич, сезнең белән Татарстан башкаласында 29–31 октябрьдә узачак Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы алдыннан сөйләшәбез. Быелгысына әзерлек турында сораганчы, былтыр ясаган нәтиҗәләрне беләсе килә. Форум сезгә нәрсә бирде?

– Алдагы елларда узган форумнарда катнашу тәҗрибәсе агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга карата кызыксынуның даими рәвештә югары булуын күрсәтә. Бу катнашучылар саны һәм чара кысасында яңгыраган сораулар төрлелеге белән дә раслана. Үткән форумнар барышында без бүген инде практик яссылыкка күчкән берничә юнәлеш буенча фикер алыштык. Беренче чиратта, бу терлекчелектә ясалма фәһемнән файдалануга кагыла. Мәгълүматлар интеграциясе һәм тармакның бердәм мәгълүмат инфраструктурасын төзү мәсьәләләренә бәйле кызыксынуны аерым билгеләп үтәр идем. Чөнки күп кенә төбәкләр бу мәсьәләдә бер үк кыенлыклар белән очраша. Бу уңайдан Татарстан тәҗрибәсе, шул исәптән авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасын үстерү дә игътибар үзәгендә булды. Безнең өчен форумда катнашу – үз эшләнмәләребезне тәкъдим итү генә түгел, ә башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез белән тәҗрибә алмашу, җавап алу мөмкинлеге дә. Мондый очрашулар кайсы цифрлы чишелешләргә ихтыяҗ чыннан да зур булуны, ә кайсыларының өстәмә эшкәртү таләп итүен төгәлрәк бәяләргә ярдәм итә. Без әлеге аралашуны быел да дәвам иттерергә өметләнәбез.

– Халыкара форумның төп үзенчәлеге нидә дип саныйсыз?

– Kazan Digital Week – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, яңа технологияләр уйлап табучылар, фәнни җәмәгатьчелек һәм хакимият органнары арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Ул технологик мөмкинлекләрне предприятиеләрнең гамәлдәге ихтыяҗлары белән тәңгәлләштерергә һәм күпләп таратырга мөмкин булган чишелешләрне эзләп табарга ярдәм итә. Авыл хуҗалыгында практик нәтиҗәләр турында сөйләшү аеруча мөһим. Технологияләр мәгълүмат җыеп яки аерым операцияләрне автоматлаштырып кына калмыйча, чыгымнарны киметү, җитештерүчәнлекне арттыру, продукциянең сыйфатын яхшырту кебек тәгаен бурычларны хәл итәргә тиеш. Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, цифрлаштыруга бәйле аерым тәкъдимнәрне гамәлгә кертү белән беррәттән, мәгълүмат инфраструктурасын үстерү, мәгълүмат системаларын берләштерү, аналитика алымнарын булдыру һәм белгечләргә алардан файдалану мөмкинлекләрен тәэмин итәргә кирәк. Kazan Digital Week әлеге бурычларны хәл итә.

– Быелгы форумнан нәрсә көтәсез?

– Форум игътибары үзәгендә агросәнәгать комплексын цифрлаштыруның практик бурычлары тора: тармакта нинди технологияләр кулланыла, аларның нәтиҗәлелеге, уңышлы тәҗрибәләрне башка хуҗалыкларда һәм төбәкләрдә ничек таратырга мөмкин булу. Чараның эшлекле программасы кысасында цифрлы үсемлекчелек һәм терлекчелек, пилотсыз очкычлар технологияләреннән, ясалма фәһемнән файдалану һәм мәгълүмат интеграциясе турында фикер алышу көтелә. Форумда катнашучылар цифрлы чишелешләрнең кыр эшләрен төгәлрәк билгеләүдә, уңыш җыеп алуга бәйле югалтуларны киметүдә, фермаларның җитештерү күрсәткечләрен арттыруда һәм ресурсларны нәтиҗәлерәк куллануда ярдәменә бәйле тәгаен мисаллар белән таныша алачак. Төбәк тәҗрибәсенә аерым игътибар биреләчәк. Эш программасыннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы стендында авыл хуҗалыгы комплексы өчен цифрлы чишелешләр тәкъдим ителәчәк. Биредә тәгаен эшләнмәләр белән танышырга һәм тармак алдында торган бурычларны хәл итүдә технологияләрнең ничек кулланылуын күрергә мөмкин булачак. Тагын бер мөһим вакыйга – «Зур АгроТех-сайлап алу – 2026»ның финал өлеше узачак, анда аграр сектор стартаплары үз проектларын белгечләргә һәм инвесторларга тәкъдим итәчәк. Шулай итеп, форум технологик яңалыклар турында фикер алышу гына түгел, ә практик тәҗрибә уртаклашу, гамәлдәге эш алымнарын күрсәтү һәм агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа юллар эзләү мәйданы да булып тора.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре