Белгеч торак йорт подвалларының ни өчен бикләнүен аңлатты

«Декабристлар урамындагы 119 нчы йортта яшибез. Подвалда электән һәр фатирга бүлеп бирелгән чолан-бүлмәләр бар. Анда бөтен кирәк-яракны саклыйбыз. Соңгы арада идарәче компания подвал ишегенә йозак элә башлады. Заманасына күрә куркынычсызлык тәэмин итү белән аңлаталар. Идарәче компаниянең моңа хакы бармы? Безгә үзебезгә бүлеп бирелгән бүлмәләрдән файдаланырга ярыймы?» Мәдинә Сафина, Казан

Татарстан Торак дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәтеннән:

– Торак йортларның подвалында, гомумән дә, бернинди чоланнар (кладовка) булырга тиеш түгел. Анда гомуми йорт милкен сакларга гына рөхсәт ителә. Сүз инженер системалар турында бара. Подвалда ягулык-майлау материаллары, шартлау куркынычы булган әйберләр сакларга ярамый. Шулай ук, чүп-чар белән тутырырга да рөхсәт ителми. Подвалда һәрвакыт коры һәм чиста булырга тиеш. Шуңа күрә идарәче компаниянең подвалга йозак элүе – бик дөрес. Подвал – ирекле рәвештә төшеп йөрү урыны түгел. Бирегә торба үткәргечләргә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр генә керә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре