Нинди дарулар аркасында йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итә алуларын әйттеләр

Киң таралган кайбер дарулар, йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итеп, зур гына штрафка китерергә мөмкин. Автоюрист Лев Воропаев “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Аның искәртеп үтүенчә, корвалол һәм валокордин кебек фенобарбиталлы препаратларны, Хөкүмәт карары нигезендә, рульдә утыручыларга куллану тыелган.

“Бу карар күпчелек даруларны үз эченә алган”, – дип басым ясап әйткән белгеч. Медицина тикшерүе вакытында йөртүченең организмында тыелган матдәләрнең эзе табылса, бу закон бозу булып санала. Мондыйларга 1,5-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, шулай ук 45 мең сум күләмендә штраф яный.

Шул ук вакытта Воропаев эпилепсиядән интегүчеләр куллана торган даруларның бу карарга кертелмәгәнлеген әйтеп үткән. Ул шулай ук Конституция судының 2022 елгы карарын искә төшергән. Аның нигезендә, медицина күрсәтмәләре буенча мондый даруларны кулланучылар җаваплылык тотмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре