Нинди очракларда торактан мәхрүм калырга мөмкин булуын аңлатканнар

Бу очраклар Россия законында бик төгәл күрсәтелгән.

Россиядә яшәүчеләр бурычларын түләмәү һәм күршеләренең хокукларын бозу очракларында тораксыз калырга мөмкин. Юридик фәннәр кандидаты Андрей Некрасов Sputnik радиосы хәбәрчесе белән шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, теге яки бу кеше ипотека бурычын түләмәгән очракта, банк фатирны сатып җибәрергә мөмкин. Гомумән, кеше кемгәдер бурычлы булганда, фатирын сатып түләтүләре бар. Шулай ук законсыз нигездә сатып алучыларның да торагыннан мәхрүм калуы ихтимал. Әйтик, коррупционерларга карата шундый җәза чарасы кулланыла.

Сугышып, тавыш чыгарып, күрешләренә тыныч кына яшәргә комачаулаучыларны да торагыннан мәхрүм итү очраклары, сирәк кенә булса да, очраштыргалый икән. “Әмма мондый очракларда җирле хакимият органнары суд аша “сугыш чукмары”ның фатирын аукционга чыгарып, сатудан кергән акча хисабына аңа башка урыннан торак сатып алырга мөмкин”, – дип белдергән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

торак

Көн хәбәре