«Бурыч күләме 10 мең сумнан артса, йөртүче таныклыгының гамәлдә булу вакыты туктатып торыла. Шул ук вакытта йөртүче «права»сыннан мәхрүм калмый, таныклыгы алынмый», – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Аның сүзләренә караганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый йөртүчене туктатса, транспорт белән идарә итүдән читләштерәчәк.
«Йөртүче таныклыгының гамәлдә булуы гына туктатып торылу сәбәпле, аңа штраф салынмаячак. Әмма бу очракта инспектор аны рульдән төшерәчәк. Йөртүче бурычын каплауга, әлеге чикләү автомат рәвештә юкка чыгачак», – дип йомгак ясаган сүзенә Славнов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез