Ньюанслар комачаулый

Трамп белән Путинның дүшәмбе телефон әңгәмәсе дусларча атмосферада һәм озак барды, әмма нәтиҗәсез төгәлләнде. Нәтиҗсез төгәлләнде дигәндә автор якындагы көннәрдә генә сугыш хәрәкәтләрен туктату булмаячагын күз алдында тота. Кремль өчен нәтиҗәле әңгәмә ул. Сөйләшүдән соң озак та тормый Путин, журналистлар алдына чыгып, сөйләшүнең эчтәлекле, ихлас үтүен, Россиянең сугыш хәрәкәтләрен туктату ягында булуын, әмма конкрет вакыты билгеләнмәвен игълан итте.

Мәскәү моңарчы да шундый ук позицияне белдерә иде: килешүгә әзер, әмма Дмитрий Песков теле белән әйтсәк, «ньюанслар бар». Ньюанслар дигәндә, Кремль компромиссыз позиция турында сүз алып бара: Украина Кырымның һәм «яңа төбәк»ләрнең Россиянеке булуын таный, «яңа төбәк»ләрдән гаскәрләрен чыгара. Киев бу таләпләр белән килешмәвен ачыктан-ачык әйтеп тора. Шушы ноктада сөйләшүләрне бик озак дәвам итеп була. Әйтик, Путин әйткән меморандумны берничә айдан алып елларгача әзерләргә мөмкин. Кремльнең мантыйгы яхшы аңлашыла: Трамп белән килешеп, яңа санкцияләрдән котылу. Дүшәмбе сөйләшүендә бу маневр уңышлы үтәлде: Трамп Россиягә катгый санкция басымы ясарга җыенмый.

Трамп позициясе нидән гыйбарәт? АКШ лидеры өчен килешүнең параметрлары артык мөһим түгел: сугыш хәрәкәтләре кичекмәстән тукталсын. Шушы пункт үтәлсә, ул үзен җиңүче итеп игълан итә алачак. Овал кабинет хуҗасы мәсьәләгә сәясәтчедән бигрәк эшмәкәр, спекулянт позициясеннән якын килә: махсус хәрби операция тукталган очракта, Мәскәүгә тиңсез хезмәттәшлек һәм сәүдә мөнәсәбәтләре вәгъдә итә. Хәтта Кырымны юридик яктан Россиянеке итеп танырга әзер тора. Ягъни камчы урынына прәннек вәгъдә итә.

Хәзерге минутта вазгыять шундый: Европа лидерлары вакыт сузмыйча куәтле яңа санкция басымы башларга тели, әмма Трампны үз якларына аударып бетерә алмыйлар. Кремль санкцияләрне Кытай ярдәме белән әйләнеп үтәргә мөмкинлегенә ышана. Трамп белән телефон сөйләшүендә дә Путинга Кытай йогынтысы шәйләнә. Кытай исә Россиягә инвестицияләр ясарга җыенмый, быел хәтта ике арада сәүдә әйләнеше дә кимегән. Төп федераль газеталарның берсе санкцияләр нәтиҗәсендә төзелештә техника урынына кул хезмәте кулланыла башлавын яза.

Алдагы сөйләшүләрдә яклар позициясе якынаер дип өметләник.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре