Газетага язылу

Нобель премиясе лауреаты ясалма фәһем үсеше аркасында хезмәт базарының юкка чыгуын фаразлады

Икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Дарон Ачемоглу хәзерге ясалма фәһем үсеше якындагы ун ел дәвамында хезмәт базарының юкка чыгуына китерергә мөмкин, дип кисәтә.

Бу хакта ул Spiegel немец журналына биргән интервьюсында әйткән.

Икътисадчы фикеренчә, ясалма фәһем индустриясенең ахыргы максаты – үз мөмкинлекләре буенча кешедән өстен булган югары интеллект булдыру. Адемоглу бу технологиягә якынлашу мәшгульлекне генә түгел, демократияне дә куркыныч астына куячак, дип саный.
«Әгәр без мондый югары интеллектка якынлашсак, хезмәт базары башка булмаячак – эшчеләр, тар специализацияле инженерлар яки эшмәкәрләр генә калачак. Бу куркыныч бүген яки иртәгә барлыкка килмәячәк, ләкин якындагы ун елда барлыкка килергә мөмкин", - дип белдергән ул.
Адемоглу ясалма фәһемне үстерүгә карашны тамырдан үзгәртергә һәм технологияләрне, барыннан да элек, хезмәткәрләрнең ихтыяҗларына юнәлтергә чакырган. Аның сүзләренчә, мондый алым ясалма фәһем индустриясе вәкилләре мәнфәгатьләренә каршы килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре