Газетага язылу

Ноябрь аеннан мәктәп укучылары урындыклары өчен яңа дәүләт стандарты эшли башлаячак

Россиядә ноябрь аеннан мәктәп укучылары урындыклары өчен яңа дәүләт стандарты эшли башлаячак. Документ мәктәп урындыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген тасвирлый. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.

Аерым алганда, документта утыргычның өслеге яссы булырга мөмкин диелгән. Тирәнлек 10 миллиметрдан артмаска тиеш. Утыргычның почмаклары һәм урындык аркалары шомартылган булырга тиеш.

Документ тексты нигезендә, аны гамәлгә кертү датасы – быелның 1 ноябре .

Шул ук вакытта ГОСТлар һәрвакытта да мәҗбүри түгел. Гамәлдәге ГОСТларның күбесе киңәш характерында һәм җитештерүчеләр өчен ориентир булып хезмәт итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре