Ноябрь башында ярма бәяләре 20 процентка арта

Хәзер карабодайның минималь бәясе 80 сум тәшкил итә.

Россиядә 1 ноябрьдән ярмалар 20 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу карабодай, солы һәм лачауларга (хлопья) кагыла. «Роса» компаниясендә 4 ноябрьдән товарлар кимендә 10-20 процентка артачак.

Фирмада хәбәр итүләренчә, моңа бөтен дөньяда бөртекле һәм кузаклы культураларның бәясе арту сәбәп булган. Узган ел карабодайның бәясе 57 сум иде, ә хәзер аңа бәя 80 сумнан башлана. Моңа быелгы уңышның начар булуы да сәбәпче булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре