Ноябрьдә пенсия бирү вакыты үзгәрә

Ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителүгә бәйле рәвештә, пенсия түләү графигы үзгәрә. Бу хакта «РИА Новости» Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сүзләренә таянып яза.

Пенсия гадәттәгедән алданрак – инде 1 ноябрьдә үк биреләчәк. Графикны үзгәртү пенсия бирүдә тоткарлыклардан котылып калу мөмкинлеге бирәчәк.
Депутат әйтүенчә, бу үзгәреш пенсияне картасына алучыларга да, шулай ук почта аша алучыларга да кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре