Ноябрь ае башына бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле, пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелгән.
Россиядә яшәүчеләр 4-6 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелү сәбәпле, ял итә, дип искә төшергән Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Шуңа күрә, аның әйтүенчә, график буенча шушы көннәрдә бирелергә тиешле пенсияләр 4 ноябрьгә кадәр өләшенеп бетәчәк.
Шулай итеп, пенсияләрне графиктан өч көнгә алданрак алу мөмкинлеге барлыкка килә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә банклар, почта бүлекләренең эшләмәвенә бәйле бу. Шулай да, белгеч сүзләренә караганда, почта бүлеге эшләгән очракта, әйтик, 5нче числода пенсия алучыларга акча график буенча биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез