Ноябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле

Россиядә ноябрь аеннан ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләренең һәм очучыларның (билгеле бер стаж туплаган), шулай ук октябрь аенда 80 яше тулган өлкәннәрнең пенсиясе артачак. Бу хакта РАНХиГС белгече Линда Рыжих “РИА Новости” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, югарыда телгә атап үтелгән өлкә вәкилләре, тиешле хезмәт стажына (ир-атлар – 25 ел, хатын-кызлар – 20 ел) ия булган очракта, зуррак күләмдә пенсия ала башлаячак.

Моннан тыш октябрьдә 80 яшен тутырган өлкәннәрнең иминият пенсиясенең төп өлеше 1 ноябрьдән ике тапкыр үсә. 2024 елда пенсиянең төп өлеше 8134,88 сум тәшкил итә. Шулай итеп, 80 яше тулган пенсионер пенсиясенең бу өлеше аена 16269,76 сумга җитәчәк. Бу сумма Ерак Төньякта яшәүчеләрнең тагын да зуррак булачак.

Моннан тыш ноябрь аенда эштән туктаган пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк, дигән Рыжих.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре