Норма - бай тарихлы авыл. Олы юл гына аерып торучы " игезәге" - Кариле авылы турында берничә ел элек бик тә саллы китап дөнья күргәч үк инде чират нормалыларда икәне аңлашылган иде. Озак көттермәделәр. Авыл тарихы баерак, тамырлары тирәндәрәк, ябалдашлары киңрәк җәелгән саен әнә шул чәчелгән байлыкны бөртекләп җыю өчен шул дәрәҗәдә күбрәк хезмәт сорала. Аларны туплау, шул тарихның искиткеч сыйфатлы, бай мәгълүматлы, укылышлы китап булып дөнья күрүе өчен күпләрнең зур хезмәте кергән. Кемнәрдер еллар буе тырышса, кемнәрдер матди яктан ярдәм иткән.
– Бу авылда бик бердәм, тырыш кешеләр яши икән дип сокландым, - ди әлеге китапка мәгълүмати яктан да, киңәшләре белән дә ярдәм иткән һәм версткага салган Түнтәр авылында яшәүче, егермедән артык китап- рошюра авторы Рәфхәт ага Зарипов.
– Башкасын әйтмим дә, типографиягә түләргә кирәк булган миллион ярым акчаны бер атнада җыйнап тапшырдылар! Авыл җирлеге башлыгының бер үтенече җитте: эреле - ваклы үз эшен булдырган кешеләр шул арада үзләреннән өлеш тә чыгардылар. Ветеран укытучы Фәридә Мөҗипова, элекке шәфкать туташы Фоадия Газизовалар әлеге " Олуг Норма авылы" китабына язмалар, мәгълүматлар туплау буенча дистә еллар эзләнгән. Дүрт ел буе Түнтәр белән Норма арасын ничәләр ураганнардыр?! Аларга һәрьяклап булышкан, бик тә авыл җанлы эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева да бар әле. Күмәк тырышлыкның нәтиҗәсе дә бик күркәм: китап, дөрестән дә, исеме җисеменә туры килерлек булган.
Меңнәрчә фото, тарихи документлар, истәлекләр, язмышлар... Теле дә гади. Болар бар да аны кызыклы, укылышлы, файдалы итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез