«Новая волна» арт-объектының кайда урнаштырылачагы билгеле

Алты көн дәвамында Казанда узган  «Новая волна – 2025» яшь башкаручыларның Халыкара конкурсы кысаларында аның арт-объектын тәкъдир иттеләр.

Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Россиянең халык артистлары, композиторлар һәм продюсерлар Игорь Крутой, Игорь Матвиенко һәм Игорь Николаев Татарстан башкаласында «Новая волна» арт-объектын тәкъдир иттеләр. Ул быелгы конкурс финалистлары тарафыннан булдырылган барельефтан гыйбарәт. Шулай ук «Яңа дулкын – 2025» истәлекле йолдызы да тәкъдим ителде.

«Арт-объект Казансу елгасы янында – Кремль яр буенда барлыкка киләчәк», – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин сүзләренчә, арт-объект «Казанда яңа йолдызлар мәдәнияттә дә, спорт өлкәсендә дә кабына» символы булырга тиеш. «Безнең өчен бу зур дәрәҗә. , – дип ассызыклады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре