Газетага язылу

«Новая волна» Казанда узачак

2026 елда «Новая волна – Яңа дулкын» конкурсы кабат Казанда узачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

– Казан кунакларны кабул итәргә, онытылмаслык чара оештырырга һәм аның йолдызлар туа торган урын икәнен тагын бер кат исбатларга әзер. Беренче чиратта, дустыбыз, маэстро Игорь Крутойга рәхмәт, – диде шәһәр башлыгы.

Конкурсның бер көне башкаручы Димаш белән Крутойның уртак иҗади проектына багышлана.

– Яшьләр Игорь Крутой һәм Димашның иҗат җимешен бик теләп тыңларлар дип уйлыйм, – диде мэр.

Тагын бер көн, Метшин сүзләренчә, совет һәм Латвия композиторы Раймонд Паулсның иҗади мирасының якты йолдызы астында узачак. «Аның җырларында берничә буын тәрбияләнде», –дип ассызыклады мэр. Илсур Метшин фикеренчә, конкурсантлар композиторның әсәрләрен башкарып, яшь буынны аның иҗаты белән таныштырачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре