«Күрелгән чаралар, аерым алганда, нефть продуктларын экспортлауны тыю, импорт хисабына базарны баету, җитештерү күләмнәрен арттыру аша аны баланслау һәм заводларны ремонтлау вакытларын соңрак вакытка күчерү үз нәтиҗәләрен бирә башлады: базар өлешчә тотрыклылана, күп кенә төбәкләрдә чикләүләр гамәлдән чыгарыла, һәм бу эшләүче заправкалар санында да, чиратларның кимүендә дә күренә», – дип белдерде Новак.
Энергетика, Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм нефть компанияләре вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә нефть продуктларының агымдагы запаслары, эчке базарны тутыру чаралары, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук төньяктан китерү кысаларында нефть продуктлары белән тәэмин итүне анализлады. Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, төньяк территорияләрне тәэмин итү навигациянең чикләнгән чоры, катлаулы логистика һәм төбәкләрнең инфраструктура үзенчәлекләре аркасында аерым игътибар таләп итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бензинга бәйле ажиотаж аркасында даими рәвештә АЗСларны тикшерергә һәм закон бозулар ачыкланган очракта тиешле чаралар күрергә кушты. Соңрак ул ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә штаб төзеде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез