Новгород өлкәсе губернаторы Александр Дронов белән товар әйләнешен шактый арттыруны сөйләштеләр. Аерым игътибар «Новгород» махсус икътисади зонасын үстерүгә юнәлтелде, аның барлыкка килүендә Татарстанның «Алабуга»сы зур консультатив ярдәм күрсәтте. Губернатор Дронов Татарстанга иң яхшы тәҗрибәне тапшырган өчен рәхмәт белдерде: 5 ел эчендә зонага 130 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән һәм 1500гә якын эш урыны булдырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез