Нумеролог: "Карма елында һәркем кылган гамәлләре буенча үзенә тиешлесен алачак"

Быел кәбисә ел гына түгел, карма (кешенең тәкъдирен билгели торган гамәлләр җыелмасы) елы да. Нумерологлар, астрологлар шулай ди. Гади итеп әйткәндә, һәр кем үзенә тиешлесен алачак. Игелек кылсаң, игелек, кырын эш белән мавыксаң, җәзасы әйләнеп кайтачак. Елны ничек уздырырга? Ялгышларны ничек булдырмаска? Бу хакта нумеролог Алсу Җәлил белән сөйләштек.

Гаделлек елы

Һәр елның үз энергиясе була. Нумерология ягыннан карыйк. 2, 0, 2, 4 саннарының суммасы 8 санын бирә. Ул гаделлек архетибына карый. Әлеге энергиянең нигезендә – сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше (причинно-следственные связи – авт.). Ягъни безнең тормышыбызда булган бер вакыйга да очраклы түгел. Алар барысы да – безнең элегрәк уйлаган фикерләребез, эмоцияләребез һәм гамәлләребезнең нәтиҗәсе. Ни чәчсәң, шуны урасың, кыскасы. Асылда, бу закон карма елында гына түгел, һәрвакыт эшли инде.  Бу елны гына барысы өчен җавап тотабыз дигән сүз түгел. Ләкин сак булу зыян итмәс.

Елны ничек уздырырга?

Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә, яратырга өйрәнегез. Гомумән, тормышта үзең турында гына уйларга ярамый. Башкаларны да күрергә, аларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Гамәл-ниятләр чиста булса, кармадан куркасы түгел. Чөнки тормыш сезнең юлыгызга да шундый кешеләрне чыгарачак. Әлбәттә, тормышта күңелсез вакыйгалар да була. Ләкин, ни генә булмасын, кешелек сыйфатын югалтмагыз.

Нишләргә һәм нишләмәскә?

– Низаглардан читтә торырга. Тормышта ак һәм кара гына булмый. Килеп чыккан хәлнең төрле яклары була. Шуңа күрә башкаларга карата сабыррак булырга өйрәник.

– Кешеләрнең ниндидер яман эшләрен күреп, аларны хөкем итәргә ашыкмагыз. Бу – бик агулы хис. Үзегез дә шундый ук хәлдә калмассыз дип кем әйтер?

– Үч алу турында да онытырга тәкъдим итәм. Аңлыйм, гадел булмаган мөнәсәбәт күрсәткән кешене урынына куясы һәм өйрәтәсе килә. Ләкин карма законнары барысын да сездән башка да эшли. Мисал: сезгә кычкырдылар, сез котырасыз һәм җавапны да кычкырып кайтарасыз. «Сез – сезгә – сез – сезгә» боҗрасы барлыкка килә. Аны өзәргә кирәк.

– Үзең яшәгән ил законнарына буйсынырга. Аларны үтәмәгән очракта ил законнары каршында да, карма законнары каршында да җавап тотасы. Бу ел сак булыгыз: барлык документларны да төгәл тутырырга, керемнәрне яшермичә, салымны түләргә.

– Башкаларны гаепләүдән тыелыгыз. Башта уйлагыз: болар барысы да нинди гамәлләрегез, нинди уйларыгыз аркасында килеп чыкты? Бернәрсә дә очраклы түгел.

Карманы чистартып буламы?

Карманы чистарту ул – мөмкин булганча башкаларга һәм үзеңә карата рәхимле гамәлләр кылу. Кемгәдер ярдәм итсәң, синең үзеңә дә ярдәм киләчәк. Шулай ук карма ярдәмендә үз теләкләреңне дә тизрәк чынга ашырырга мөмкин. Моның өчен «карма хезмәттәшлеге» ысулы кулланыла. Ягъни шундый ук теләге булган кешене табып, аңа хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, сез фатир алырга телисез, ди. Моның өчен шундый ук хыялы булган кеше белән очрашырга һәм аңа булышырга кирәк. Ничек? Әйтик, риелтор киңәш итәргә, фатир сату турында игъланнар белән бүлешергә, мөмкинлек булса, матди ярдәм күрсәтергә. Иң мөһиме – чын йөрәктән аның хыялының тизрәк чынга ашуын теләү.
Карма  ул – кылган гамәлләр генә түгел, уй-фикерләребез, ниятләребез дә. Алар барысы да тормышка тәэсир итә. Мисалларда карыйк.

  1. Мин дустымның балаларын карап торырга ризалашам. Чөнки бу – яхшы гамәл. Ләкин эчемнән генә зарланам, аларны планнарым үзгәрүдә гаеплим.
  2. Мин дустымның балаларын карап торырга ризалашам. Чөнки чын күңелдән ярдәм итәргә телим. Балалар белән бик күңелле итеп вакыт уздырам.

Бер үк эш, әмма ниятләре төрле. Димәк, нәтиҗә дә төрле була.

Сүз уңаеннан

2024 ел кайсы йолдызлык вәкилләренә уңыш китерер? Кайбер астрологлар фаразларына караганда, барлык йолдызлыкларга да уңыш койрыгын тотарга ашыгасы, әмма кайберләргә бәхет аеруча елмаячак. Мәсәлән, Кучкарларга. Яңа мөмкинлекләр, карьерада үзгәрешләр көтәсе, ди. Шулай да уяулыкны югалтмаска куша йолдызлар. Уйланылмаган гамәлләр кылып ялгышырга түгел! Игезәкләрнең аралашу даирәсе киңәячәк. Шәхси тормышта да үзгәрешләр булмагае. Кешеләргә ачык һәм якыннарга карата ихлас булырга киңәш итә йолдызлар. Кызларның исә финанс ягы уңай якка үзгәрәчәк, ди. Белем алуга игътибарны арттырырга киңәш ителә. Сукояр, Балык, Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туганнарның да тормышында күңелле вакыйгалар булырга тиеш.

 P.S. Язма эзотерик күренешләрне пропагандалау максатыннан түгел, тасвирлау максатын күздә тотып әзерләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре