Нурлат районының элеккеге башлыгы,Смоленск өлкәсе вице-губернаторы Алмаз Әхмәтшин белән хушлаштылар

Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин, Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән Алмаз Әхмәтшинның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгысын уртаклашты. «Якын дустыбызның кинәт вафат булуы турында көтелмәгән хәбәр күпләрне аптырашта калдырды, – диде ул. –Зур тормыш тәҗрибәсе булган, көч-куәте ташып торган Алмаз Сәлим улы туган республикасына һәм Смоленск өлкәсенә озак еллар хезмәт итәргә тиеш иде. Ул төзүче буларак зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булды. Миңа, Премьер-министр булганда, Хөкүмәттә аның белән бергә эшләү бәхете тиде, шуңа күрә аның нинди профессионал булуын ишетеп кенә белмим. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Ул Татарстаннан киткәч, без аның җитмәвен сиздек».

Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохинга һәм Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляховка мәрхүмне соңгы елга озатырга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Танылган төзүче һәм яхшы күңелле кеше Алмаз Әхмәтшинны без барыбыз да хәтерләрдә саклаячакбыз», – диде ул.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Алмаз Әхмәтшинны күренекле җитәкче һәм зур шәхес дип атады. «Алмаз Сәлим улы өчен барлык бурычлар да масштаблы булды, һәм ул аларны бик тырышып башкарды, – диде ул. – Районнарда авыллар төзелеше, Универсиада объектларын төзү – һәркайда ул гаять зур эшкә сәләтле һәм тирән белемле иде. Ул шулай ук Нурлат өлкәсендә дә актив эшләде, ә аннары, Смоленск өлкәсенә эшкә чакыруны кабул итеп, үз эшенең профессионалы буларак абруй казанды». Ирек Фәйзуллин шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин исеменнән Алмаз Әхмәтшинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин сүзләренә караганда, Алмаз Әхмәтшин төбәкнең инфраструктура үсешенең иң катлаулы мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. «Торак һәм юл төзелеше, торак-коммуналь тармак, социаль инфраструктура объектларын торгызу һәм капиталь ремонтлау һәм өлкә Хөкүмәте эшчәнлегенең башка өлкәләре аның ышанычлы кулында булды, – дип ассызыклады ул. – Алмаз Сәлим улы төбәктә күп кенә реформаларны һәм үзгәртеп коруларны башлап җибәрүче һәм башкаручы булды. Аларны тормышка ашыру барышында очраган кыенлыклардан курыкмады. Чөнки үзенең хаклыгын сизә һәм үз позицияләрен яклый белә иде. Безгә ул бик тә җитмәячәк».

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев якташлары исеменнән чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Алмаз Сәлим улы Нурлат районы тарихында муниципалитет тормышын яхшы якка үзгәрткән акыллы җитәкче буларак калачак.

Алмаз Әхмәтшин Казанның Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре