Татарстан Республикасы Нурлат районы мәдәният учреждениеләрендә «Җырлар да сугышты...» хәйрия фестивальләре циклы дәвам итә, алар Ватанны саклаучылар елында оештырыла һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Чираттагы фестиваль Түбән Нурлат авылындагы «Нур» татар мәдәнияте үзәгендә узды һәм янә битараф булмаган халыкны, волонтерларны, артистларны һәм Ватанны саклаучыларны берләштерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
Беренче минуттан ук фестиваль көчле хисләр уятты. Үзәк каршындагы татар халык театры артистлары кыска ял алган һәм берничә сәгатькә генә өенә кереп өлгергән солдат турындагы спектакльдән өзек күрсәтте. Пәрдә ябылгач, залда тынлык урнашты, аны тамашачыларның көрсенүләре һәм елаулары гына ишетелде, һәркем үзенекен исенә төшерде, ә кемдер – махсус хәрби операциядә катнашучы бүгенге геройларны.
Бүген махсус хәрби операциядә Түбән Нурлатта туган 30 дан артык кеше катнаша. Аларның фотосурәтләре фойеда стендта урнаштырылган.
Һәм чыннан да, җирле халык «Нур» үзәге инициативасы белән оештырылган һәр хәйрия акциясендә актив катнаша. Күптән түгел биредә хәрбиләргә алгы сызыкка 200 килограммга якын өй токмачы тапшырганнар.
«Үзәк директоры Фирүзә Бикташова мондый җыен оештырырга тәкъдим иткәч, хатын-кызлар шундук риза була. Токмачны өйдә кисәләр, аннары алып килеп савытларга тутырганнар һәм волонтерларга тапшырганнар. Хәрбиләр рәхмәт сүзләрен җиткерде инде», - дип сөйли Энҗе Бикташова.
Фестиваль кысаларында оештырылган күргәзмәдә Түбән Нурлат һәм Якты Күл волонтерлары эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Кунакларны солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйладылар, хәрбиләргә ярдәм итү тарихлары белән уртаклаштылар, җыелган посылкалар турында сөйләделәр.
«Сугышчан туганлык» оешмасының район бүлекчәсе рәисе Зиннур Мотаһиров яу кырында һәлак булган Фаил Бакировның тол хатыны Зөбәрҗәт Миңнәхмәт кызына Батырлык ордены тапшыргач, зал горурлык һәм кайгы белән тулды. Зал торып басты, аны бер минут тынлык белән искә алды.
Фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм волонтерлар хәрәкәтенә керткән өлеше өчен «Нур» үзәге коллективы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Килгәннәргә, финанс ярдәме күрсәткәннәргә, чакыруны кабул иткән артистларга зур рәхмәт. Уртак тырышлык белән без 153 мең сумнан артык акча җыйдык», - дип хәбәр итте үзәк директоры Фирүзә Бикташова.
«Җырлар да сугышты...» фестивальләр циклы районның 18 авыл мәдәният учреждениесен колачлый һәм 6 майда Нурлатта зур йомгаклау концерты белән тәмамлана. Мәдәният сарае директоры Рөстәм Сәлахов сүзләренчә, җыелган акча алгы сызыктагы хәрбиләр өчен пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәш чараларын сатып алуга тотылачак.
Материал Лилия Мөбәракшина ярдәмендә әзерләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез