Быел Изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе дүртенче тапкыр үткәрелә.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.
Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.
Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:
- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
- масштаблык;
- эстетик күркәмлек;
- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән нәзарәт сайтында танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез