«Нурлы Рамазан» бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша ала, шул исәптән җәмәгать, коммерция, шәхси һәм бюджет оешмалары да, торак йортлар да бизәлеш буенча үз көчләрен сынап карый алачак. Төп шарт - бинаның бизәлеше Рамазан аеның рухын чагылдырырга тиеш. Нәтиҗәләр 30 мартта билгеле булачак. Бәйгедә катнашу өчен әлеге сылтама буенча гариза калдырырга кирәк.
Рамазан аенда Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ярдәменә мохтаҗларга ярдәм күрсәтәчәк. Үткән ел 34 балага һәм 36 өлкән кешегә ярдәм күрсәтелгән. Быел 80 кешегә ярдәм итү максаты куелган. «2024 елда мохтаҗларга 4 тонна азык-төлек таратылды, быел бу сан 4,5 тоннага җиткерелер дип көтелә», – диде фонд җитәкчесе Булат Мәрданов.
Бүген кояш бату белән Рамазан ае керә һәм ул 29 мартка хәтле дәвам итәчәк. Бу айда мөселманнар – иртә таңнан – кояш батканга кадәр ашау-эчүдән тыелып, рухи һәм әхлакый чисталыкка омтыла. Мәчетләрдә таравих намазын уку да бүгеннән башлана. Быел ураза 29 көн була, 30 мартта Ураза бәйрәме узачак.
Очрашуда билгеле булганча, быел «алтын нисаб»ны 720 мең сум итеп билгеләнә. Бу күләмгә ирешкән мөселманнар 2,5 процент күләмендә зәкят чыгарырга тиеш. «Көмеш нисаб» 57 мең сум тәшкил итә. Аңа ирешкән һәр мөселман 200 сум фитр-садака бирергә бурычлы. Ә «алтын нисаб» ияләре өчен фитр-садака күләме – 1100 сум. Сәламәтлеге аркасында уразаны башка вакытта тота алмаганнар өчен 1 көнлек фидия күләме – 400 сум.
«Фитыр һәм фидияне бары тик фәкыйрьләр, мескеннәр һәм мохтаҗлар гына ала», – дип әйтте Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез