«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында кунакта Казаннан Ильмира һәм Айрат Нуруллиннар гаиләсе булды.
Студиягә алар дүрт балалары белән килгән иде. «Туры эфир» вакытында гаиләләрен тагын да ишәергә торуын әйтте алар. Сайлауда да әнә шулай бергәләп катнашканнар. «Безнең гаилә белән сайлауда катнашу тәҗрибәсе бар иде инде. Быел Россия Президентын сайлауда да бергәләп катнаштык. Бу чарада балаларны да катнаштырырга кирәк дип саныйм, чөнки алар җаваплылык хиен тоеп үсәргә тиеш. Ә сайлау ул – җаваплылык. Дәүләт өчен һәр тавыш мөһим», – диде гаилә башлыгы Айрат Нуруллин.
Нуруллиннар гаиләсендә милли тәрбия дини тәрбия белән үрелеп бара икән.«Нинди генә бәйгеләрдә катнашсак та, туган телебездә чыгыш ясыйбыз. Дини бәйгеләрдә еш катнашабыз», - дип сөйләде Ильмира Нуруллина.
Студиягә алар үзләре өчен кадерле булган, карт әбиләреннән калган намазлыкны алып килгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез