Газетага язылу

Оборона министрлыгы белән быел күпме кеше контракт төзүе мәгълүм булды

Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр санын әйткән.

Аның мәгълүматлары буенча, барлыгы 127 мең кеше контракт төзегән, дип яза “ТАСС”.

“Узган елда контракт буенча хезмәт итү өчен 450 мең кеше китте. Быел инде бүгенгә үк бу сан 127 меңне тәшкил итә. Болар – хәрби хезмәт итү турында контрактка кул куйган егет-кызларыбыз. Тагын 10 меңе ихтыяри подразделениеләрдә хезмәт итү  турында контракт төзегән”, – дигән Медведев.  

Аның әйтүенчә, контракт төзүчеләр: “Мин булмасам, тагын кем!” кебегрәк уй-хисләр белән, ватанпәрвәрлек рухы белән хәрби хезмәткә китә. “Бу бик зур ихтирам-хөрмәт уята.  Яшьләребезнең, шулай ук бигүк яшь булмаган гражданнарыбызның күңел кушуы буенча Ватанны сакларга китүе сокландыра. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт! Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез!” – дигән Медведев.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре