РФ Оборона министрлыгы резервчыларны мөһим объектларны – энергетика, транспорт һәм башка инфраструктураны саклау өчен махсус җыемнарга җибәрү мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын әзерләде. Бу хакта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары вице-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
«Украина Кораллы көчләре тарафыннан Россия Федерациясе территориясенә һөҗүм итү өчен еракка оча торган пилотсыз очкычлар куллану очраклары ешаю сәбәпле критик инфраструктура объектларына һәм торак массивларына зыян китерү куркынычы артты," - диде Цимлянский. Объектларны саклауга резервтан иреклеләрне җәлеп итәргә планлаштыралар – бу Оборона министрлыгы белән контракт төзегән, әмма гамәлдәге хәрби булмаган гражданнар. Резервчыларның контрактчылардан төп аермасы – төп эш урынында эшләп, резервта булуны берьюлы башкарылуы.
Проект нигезендә, резервчыларның төп бурычы – пилотсыз очкычлардан саклау һәм тормышны тәэмин итү объектларын саклау. Барлык җыеннар РФ Президенты Указы буенча үткәреләчәк, диде Цимлянский.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез