Газетага язылу

Оборона министрлыгы: «Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелде»

Татарстан күгендә 20.00-07.00 сәгать аралыгында самолет тибындагы Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Россия Оборона министрлыгы «Макс»та шул хакта белдергән.

Татарстан күгендә юк ителгән дроннарның төгәл саны турында әйтелмәгән. Узган төндә һава һөҗүменнән саклану чаралары Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Калуга, Курск, Липецк, Ленинград, Түбән Новгород, Новгород, Орел, Ростов, Смоленск, Тверь һәм Тула өлкәләре өстендә барлыгы 273 пилотсыз очкычны юк иткән. Шулай ук Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Кырым, Мәскәү төбәге һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә дроннар бәреп төшерелгән.

Әлегә Татарстанда пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдән алынмаган. Аны Мәскәү вакыты белән 02:40 сәгатьтә керткәннәр. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортлары өч сәгать чамасы ябылып торган. Хәзерге вакытта аэропортлар эшенә карата чикләүләр бетерелгән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр республикада БПЛА куркынычы режимын 18 майда керттеләр. Ул ике сәгать гамәлдә булды. Татарстан өстендә пилотсыз очкычның бәреп төшерелүе турында соңгы тапкыр 8 майда игълан ителгән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре