Оборона министрлыгында СВО зонасындагы вәзгыять турында сөйләделәр

Россия Оборона министрлыгында махсус операция зонасында агымдагы вәзгыять турында сөйләделәр.

"Көньяк" группировкасы матбугат үзәге башлыгы Вадим Астафьев белдергәнчә, Лисичанскида авиация көчләре ВСУның 81 нче аэромобиль бригадасының вакытлы дислокация пунктын бомбага тоткан. Шулай ук "Көньяк" артиллериясе Украина милли гвардиясенең 14 нче бригадасын һәм Украина гаскәрләренең ике ут позициясен юк иткән.

Нәтиҗәдә, ВСУ гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрнең шактый санын югалткан, шул ук вакытта Россия Хәрби көчләре үз позицияләрендә калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре