Фаҗига булган урынның коену өчен җиһазланылмаганлыгы мәгълүм.
Гадәттән тыш хәл Анапада шәраб җитештерү заводы тирәсендәге шәхси күлдә килеп чыккан. Бу хакта “РИА Новости” Краснодар краеның ашыгыч хезмәтләре мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Өч ир-ат күлдә гидроциклда йөргән. Бер мәлне гидроциклның асты өскә капланган. Суга килеп 37, 31 һәм 21 яшьлек егетләрның өчесе дә суга батып үлгән.
Фаҗига булган урынның коену өчен җиһазланылмаганлыгы мәгълүм.
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, һәлак булучылар – бертуган абый-энеләр. Хәзер коткаручылар суда аларның мәетләрен эзли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез