Бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең мәҗбүри исемлегенә экология буенча сораулар кертелергә мөмкин. Аларны география, биология һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханнарына кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта “ТАСС” Россия Мәгърифәт министрлыгына юлланган хатка таянып яза.
Тәкъдим авторы – Россиянең “Яшелләр” экологик партиясе. “Яшелләр” фикеренчә, экологик белемнәрнең кадерен арттыру, шулай ук яшьләргә аларны үзләштерергә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк бу.
Тәкъдим вузларга да кагыла: аларның программасына әйләнә-тирә мохитнең һәм климатның тотрыклылыгы нигезләре буенча мәҗбүри күрс өстәмәкчеләр. Шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына да экологик белем бирүне оештырмакчылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез