Аның әйтүенчә, тиешле федераль закон Хезмәт кодексының 70 статьясына үзгәрешләр кертә. Яңалык шушы яшькә кадәр баланы әнисеннән башка тәрбияләүче башкаларга да кагыла.
Машаров билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләргә хезмәт килешүләрен һәм локаль актларын алдан ук карап-барлап куярга, ә хатын-кызларны эшкә урнаштырганда балалары турында мәгълүматларны сорарга кирәк булачак. Эш бирүче сынау срогын билгеләсә, килешүдәге шарт, гамәлдә түгел, дип, ә инде сынау үтә алмау сәбәпле эштән җибәрелү, законсыз, дип танылачак.
Аның фикеренчә, әлеге чара бала карау буенча озакка сузылган ялдан соң эшкә урнашканда яшь аналарны стресс халәтеннән коткару һәм тотрыклы хезмәт шартларын гарантияләү мөмкинлеге бирәчәк. Мондый тыю 31 августка кадәр 1,5 яшькә кадәр балалары булган хатын-кызлар өчен гамәлдә булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез