Хезмәт министры Антон Котяковка бу җәһәттән хат юлланган, дип яза “ТАСС”.
Хәзерге вакытта бу хезмәт берничә төбәктә гамәлдә булып килә дә инде. Сабыйны кыска вакытлы карап тору өчен социаль няня хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге бирә ул. Төбәкләр бу ярдәмне кертү-кертмәүне үзләре хәл итә. Менә хәзер депутатлар өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә федераль дәрәҗәдә бушлай хезмәт билгеләүне тәкъдим иткән. Бер гаиләнең баласын карау вакыты аена кимендә 20 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Бушлай ярдәмне өйдә яки социаль хезмәт күрсәтү оешмасында алып булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез